Урал әкиятләре остасы (6+)

25 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Урал әкиятләре остасы» дигән танып белү сәгате үткәрелде.

Чарада әдәбият сөючеләр язучының тормыш юлы белән танышты, аның гаиләсе турында кызыклы фактларны белде, әкият һәм хикәятләр арасында аермалар турында сөйләште. Шуннан соң яшь китап сөючеләр малахит тартмачык хәзинәләре артыннан сәяхәткә кузгалды, анда язучы иҗаты буенча викторинада үз көчен сынап карады: табышмаклар чиште, тасвирлама буенча геройларны таныды, рәсемнәрдә кайсы персонажларның әйберләре сурәтләнүен белде. 
«Урал таулары әкиятчесе» дигән китап күргәзмәсендә авторның китаплары, төрле минераллар турында кызыклы басмалар тәкъдим ителде. 
Чара азагында балалар «Горный мастер» совет мультфильмын карады.

Поделиться: